Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Иран инкыйлабының 35 еллыгы билгеләнде


Казанда Иран инкыйлабының 35 еллыгы билгеләнде
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:18 0:00

Казанда Иран инкыйлабының 35 еллыгы билгеләнде

11 февраль кичендә Казанда Ирандагы ислам инкыйлабына 35 ел тулу билгеләнде. Татарстан халыклар дуслыгы йортында Иран ислам республикасыннан килгән "Саба" төркеме концерт куйды.

Чарада иң элек Иран ислам республикасы хакында видео күрсәтелде. Аннан Иранның Казандагы баш консулы Рәсүл Шаян Иранда ислам инкыйлабына 35 ел тулу көне уңаеннан тамашага килгән иранлыларны һәм казанлыларны тәбрик итте.

Концертка килгән Татарстан фәннәр академиясе президенты, галим Әхмәт Мазһаров, Азатлык сорауларын җаваплап, татар халкы өчен Иран мәдәнияте бик якын дип белдерде.

"Татар халкына Иран шигърияте, Иран музыкасы күп гасырлар элек таныш. Безнең Тукаебыз да беренче шигырьләрен Иран шагыйрьләренә охшатып язган. Аның беренче шигырьләренең утыз проценты фарсы сүзләр. Бүгенге чарада да зал тулып ташкан, алма төшәргә дә урын юк. Бу татарларга Иран музыкасының ошавын күрсәтә", диде ул.

Мазһаров Татарстан өчен Иранның мәдәнияте белән беррәттән ике арадагы икътисади хезмәттәшлекнең дә әһәмиятенә басым ясады.

"Безнең республикалар арасынагы хезмәттәшлек бик югары дәрәҗәдә. Әмма бу хезмәттәшлек Америка Кушма Штатларының Иранга карата алып барган эмбаргосы булмаса тагын да көчлерәк булыр иде. Татарстанга бу чикләү тискәре яктан тәэсир итә. Әлеге эмбарго аркасында Татарстанның Иранда башкарырга теләгән бик күп проектлары туктап тора. Әмма эмбарго озакламый бетәчәк. Чит ил ширкәтләре хәзер шушы чикләүләрнең бетүен көтә. Әйтик Франциядән йөз кешелек бер вәкиллек үз таварлары, үз технологияләре белән бүгенге көндә Иранда утыра. Аның артыннан Германия, аның артыннан Кытай Иранга килергә тора. Шуңа күрә Татарстанга Иранга тизрәк барып үз эшләрен башлавы зарур. Без шушы елны Иран базарына кереп калсак кереп калабыз, калмасак безгә бик авыр булачак. Чөнки АКШ, Англия, Германия кебек илләр белән безгә ярышу җиңел түгел", дип белдерде Әхмәт Мзаһаров.

Казан тамашачысы Иранның танылган музыка төркеме дип әйтелгән "Саба" концертына зур кызыксыну күрсәтте. Залда хәтта басып торырга да урын калмады. Тамашачылар арасында Татарстан депутатларын, галимнәрне, Төркиянең Казандагы баш консулын да күреп булды.
XS
SM
MD
LG