Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан депутатларына чит ил банкларында хисап тоту тыелачак


Дәүләт шурасы утырышында депутатларга чит ил банкларында хисап тотуны тыю кануны беренче укылышта хупланды.

Депутатлар бу канунны федераль канунга ияреп кабул итә. Русиядән читтәге банкларда хисап ачкан, анда акча тоткан, депутатлыкка сайлану кампаниясе вакытында чит илләрдәге хисаплардан акча алган өчен депутатлык мандатыннан мәхрүм ителү җәзасы каралган. Болар барысы да депутатлар һәм дәүләт хезмәтендә булганнарның хатыннары (ирләре) һәм балигъ булмаган балаларына да кагыла.
XS
SM
MD
LG