Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мостафа Җәмилев Владимир Путин белән сөйләште


Украина Югары радасы депутаты, кырымтатар юлбашчысы Мостафа Җәмилев Русия президенты Владимир Путин белән сөйләште. Бу сөйләшү Татарстанның элекке президенты Миңтимер Шәймиев арадашчылыгында Мәскәүдә булган.

"Путин үз гаскәрләренә кырымтатарлары белән низагка кермәү күрсәтмәсен биргән булса кирәк, үз чиратында ул татарларны "украин милләтчеләре" низагына кермәскә чакырды", диде Җәмилев украин мәгълүмат чараларына.

Турыдан әйтмәсә дә, Путин Кырымда Русия гаскәрләре торуын инкарь итмәгән. Мостафа Җәмилев Азатлыкка Русия президенты белән очрашу вакытында Кырымнан Русия гаскәрләрен чыгаруны сөйләшүнең төп шарты итеп куячагын әйткән иде.

Путин сөйләшү вакытында Татарстанның Русия эчендә яхшы яшәвен телгә алган, дип яза "Украинская правда".

"Күрәсең, кырымтатарларның да яхшы яшәячәгенә ишарә итеп әйтте ул аны, ләкин турыдан андый сүз булмады", диде Җәмилоглу.

Путин Җәмилоглуга "XX гасырда күп кайгы күргән кырымтатар халкы белән башка бернинди дә фаҗига булмаячак", дип сүз биргән.

Җәмилев Путинга Кырым низагы аны Украинадан аерып хәл ителергә тиеш түгел, Украина бөтенлеген саклау кирәклеге турында әйткән. Путин моңа 16 март үтәчәк референдум нәтиҗәләренә карап карар кабул ителәчәк, дигән.

Җәмилев Русия илбашы белән соңгы 200 елда очрашкан беренче кырымтатар юлбашчысы булды, дип яза төрек мәгълүмат чаралары.
XS
SM
MD
LG