Accessibility links

Татарстан биючеләре Акмәчеттә чыгыш ясый


Акмәчеттә концертка чакыру
Акмәчеттә концертка чакыру

Кырымтатарлар бойкот белдергән референдум алдыннан Акмәчеткә янә Татарстан сәнгатькәрләре килде.

Кырым референдумына бер көн кала Акмәчетнең Ленин мәйданында "Кырым язы" исемле фестиваль үткәрелә. Анда сугыш турындагы җырлары белән танылган "Голубые береты" кебек төркем белән беррәттән Татарстаннан биючеләр катнаша, дип язылган.

Март башында 50 кешелек бер төркем Татарстан артистлары Акмәчеттә инде чыгыш ясаган иде. Кырымтатарлар ул тамашага бармады, Татарстан сәнгәть әһелләре шуннан соң рус хәрбиләре янына барып концерт куйды. Ул чакта Кырымтатар мәҗлесе рәисе Рифат Чубаров "мин моның зур бер планның бер өлеше икәнен аңлыйм. Очрашканда аларга ярым шаяртып 1940 елда Ригадагы хәлләрне искә төшердем. Ул вакытта Ригага совет танклары кергәндә Русиядән бик зур сәнгатькәрләр төркеме килеп Рига операсында чыгыш ясады. Ул тамашага карата туган нәфрәт исә киресенчә шәһәр халкын туплады, каршылыкны тагын да арттырды. Татарстан безнең өчен Русиянең башка төбәкләренә караганда күпкә якынрак. Әмма җәмгыятьне курку биләп алган көннәрдә концерт куюлары башка сыймый." дигән иде.



Кырымның кырымтатарлар күпләп яшәгән өлешләрендә 16 мартта узачак референдумга, Русия гаскәрләренең Кырымга басып керүенә, сугышка протест чаралары узды.

Кырымтатар авыллары Русия гамәлләренә протест белдерде
please wait

No media source currently available

0:00 0:06:53 0:00
XS
SM
MD
LG