Accessibility links

Кайнар хәбәр

Юлия Тимошенко Украина президенты булып сайланырга теләвен раслады


Украинаның экс-премьеры Юлия Тимошенко президент вазифасына дәгъва кылырга җыенуын раслады.

Ул бу хакта атнакич Киевта узган матбугат очрашуында белдерде. Аның сүзләренчә, 29 мартта узачак корылтайда ул «Батьквщина» фиркасен үзен рәсми рәвештә намзәт итеп тәкъдим итәргә сорыячагын әйтте.

«Мин Украинаны Русия агрессиясеннән яклый һәм Кырымны кире кайтара алачагыма ышанам», диде Тимошенко. Бу хакта «Украинская правда» яза.
Чираттан тыш президент сайлавы Украинада 25 майга билгеләнгән. Дәгъва кылучылар 4 апрельгә кадәр теркәлергә тиеш.
XS
SM
MD
LG