Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия “Америка Авазы” тапшыруларын туктатты


Русия кыска дулкыннарда "Америка Авазы" тапшыруларын Мәскәүдә туктату турында хәбәр итте. Бу хакта АКШта тапшырулар белән шөгыльләнүче идарә шурасына - BBGга белдерелгән.

"Россия сегодня" директоры Дмитрий Киселев АКШ ягыннан килешүне озайту тәкъдименә “Без хезмәттәшлек итәргә теләмибез” дип язды.

BBG башлыгы Джеффри Шеллның "Мәскәү дөрес юлны сайламады һәм сүз иреген чикләргә карар кылды... Русия мәгълүмат чаралары, шул исәптән Киселев карамагындагы Russia Today каналы да АКШта һәм бөтен дөньяда күрсәтелә. Русиядә яшәүчеләр дә шулай ук мәгълүматка лаек” дип белдерүе “Америка Авазы” сәхифәсенә куелган.

Оппозициядәге Русия сәясәтчесе Борис Немцов Русия ягының бу адымын “Бу – бөтен җиргә цензура урнаштырап пропаганданы көчәйтүче Путин Русиясенең гомум трендына ярашлы сәяси карар” дип бәяләде.

Үзенең көнбатышка каршы кискен сөйләве белән билгеле Дмитрий Кисилев Европа берлегенең Русиянең Кырымдагы гамәлләренә карата булдырган чикләүләр исемлегенә кертелгән иде.
XS
SM
MD
LG