Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тимошенко: Русия махсус хезмәтләре катнашында вазгыять кыздырыла


“Батькищина” фиркасе башлыгы, Украина президентына намзәт Юлия Тимошенко, илнең көнчыгышында вазгыять, 17 апрельгә билгеләнгән АКШ, Европа Берлеге, Русия һәм Украина тышкы сәясәт вәкилләренең Женевадагы очрашуы алдыннан, Русия махсус хезмәте катнашында кыздырыла дип белдерде.

Тимошенко фикеренчә, сепаратист дип аталучы хәрәкәтләр юк, сепаратизмга этәрүче ФСБ отрядлары бар һәм алар бөтен дөньяга янәсе Украина кителә бара дигән сурәт тудырырга тели.

Тимошенко, Женевадагы очрашуда Русия, Украинаның көнчыгышындагы хәлләр сурәтендә, Киевтан Кырымны Русия эчендәге автоном республика итеп легальләштерүне, илне киләчәктә дә бүлгәләүгә нигез булачак федеральләштерүне күз аллаган яңа конституция кабул итүне таләп итәчәк, ди.
XS
SM
MD
LG