Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татарлар һәм яһүдләр" китабы Мәскәүдә дә тәкъдим ителде


Китапны тәкъдим итүгә чакырылган кунаклар
Китапны тәкъдим итүгә чакырылган кунаклар

Татарстанның Мәскәүдәге вәкиллегендә Дәүләт думасы депутаты Фатих Сибагатуллинның "Татары и евреи" (Татарлар һәм яһүдләр) дип аталган китабы тәкъдим ителде.

Очрашуга Мәскәүнең күп кенә галимнәре чакырылган иде. Алар арасында академик Роберт Нигматулин, Ревнер Ганиев, профессорлар Габделхан Әхтәмҗан, Әгъдәс Борһанов, армия генералы Мәхмүт Гәрәев, генерал- полковник Рәсим Акчурин, вәкаләтле вәкил Равил Әхмәтшин, Мәскәүнең элекеге мэры Юрий Лужковның урынбасары булган, хәзер инде дәүләт дупаты Владимир Ресин, язучылар Ренат Мөхәмәдиев, Зөфәр Фәтхетдинов, Казаннан Ислам Әхмәтҗанов, "Звезда Поволжья" газетасы мөхәррире Рәшит Әхмәтов һәм тагын 70-ләп кеше килгән иде.

11 апрельдә узган очрашуга килүчеләргә тәкъдим итеп куелган китаптан башка Фатих Сибагатуллинның "Атилладан президентка кадәр", "Русия дәүләтен саулаучы бөек татарлар" китаплары да таратылды. Очрашуны Владимир Колесников алып барды.

Чыгыш ясаучыларның барысы да дип әйтерлек тәкъдим ителгән китап кысаларында гына калмыйча, тирән тарихка да мөрәҗәгатъ иттеләр. Профессор Габделхан Әхтәмҗан тарихчы буларак китапның әһәмиятен югары бәяләвен әйтте. Русия тарихында татарларның роле зур, диде ул. Русиядә табылган иң борынгы саналган тәнкә акчага гәрәп хәрефләре белән "Бу Мәскәү акчасы" дип татарча язылган булуын әйтте. Бу факт китапка кертелмәгән, диде профессор.

Шулай ук Русиядәге татарларның нинди югары дәрәҗәдә булуын билгеләп, заманында Александр Невскийның тимердән эшләнгән баш киемендә гәрәп хәрефләре белән "Лә иләһә илләллаһ" кәлимәсе язылган булуы да тарихта билгеле мәгълүмат, диделәр чыгыш ясаучылар.
"Татарлар һәм яһүдләр" китабын тәкъдим итү кичәсендә Мәхмүт Гәрәев (с) һәм Ринат Мөхәммәдиев (у)
"Татарлар һәм яһүдләр" китабын тәкъдим итү кичәсендә Мәхмүт Гәрәев (с) һәм Ринат Мөхәммәдиев (у)
90 яшьлек Армия генералы Мәхмүт Гәрәевның чыгышын, ахырында булса да фикерен төгәлләп нәрсә әйтер икән дип, бик игътибар белән тыңладылар. Ул сүзен болай дип башлады: "Хәзер үзен тарихчы дип танытучылар бик күп. Теләсә нәрсә уйлап табалар да язалар, үзләрен тарихчы дип атыйлар. Бу бик куркыныч нәрсә. Глобализация барлык кешелекне бер тәңгәллеккә китерергә омтыла. Кешелек токымы бозыла, начарлана. Хаттә халыкның элитасында да бу хәл күзәтелә. Моннан да куркыныч берни юк. Һәр милләтнең тарихына үсешенә аерым игътибар кирәк. Нигә безнең илдә һаман да милләт эшләре буенча министрлык юк? Ә бит ул элек бар иде. Хәзер Украина белән булган хәлләр яктысында кырым татарларына автономия бирәбез диләр. Кырымда инде өчкә якын министрлык төзелде бугай. Татарларны җәлеп итәселәре килә. Шул ук вакытта, Җириновский кебек депутатлар, сез юл куйганга шулай ул, милли республикаларны бетерергә кирәк дип кычкыралар. Нигә соң шундый ике төрле фикер бер мәсьәләгә? Милли эшләр министрлыгын чиновниклардан түгел, тарихны, милләтен белгән кешеләрдән оештырырга кирәк" диде Мәхмүт Гәрәев Фатих Сибагатуллинга җитди-шаяртулы тавыш белән.

Шулай ук Мәхмүт Гәрәев нигә Татар энциклопедиясендә "Татар бугазы" атамасы турында бернинди мәгълүмат юк, дигән сорауны да куйды. "Нәрсә, татарлар Ерак Көнчыгышка барып җитмәгәннәр дип уйлаучылар бармы әллә? Әллә инде болгарлык белән генә чикләнәселәре килгәнме?" диде ул. Русия тарихын язучыларга карата да фикерен белдерде Мәхмүт Гәрәев. "Русия тарихын язучылар да аны руслар гына төзегән дип язалар. Бу бит дөрес түгел, Русия дәүләтен төзүдә анда яшәгән барлык халыклар да катнашкан. Ул турыда белмәүдән түгел, белеп тә язасылары килми. Шулай уңайрак аларга" диде ул. Ә инде чыгышын Гәрәев, ветераннар исеменнән бу китабыгыз белән сезне котлыйм, дип тәмамлады.

Очрашудан соң Мәхмүт агадан мин китап турында берни дә әйтмәвен искә алып аның фикерен сорадым. Мәхмүт Гәрәев: "Халыклар арасында дуслык кирәк. Ул китапта язылганча, яһүдләр белән татарлар арасында да булсын ди дуслык. Ләкин бит безнең үз халкыбыз арасында, мөселманнар арасында дуслык юк. Менә шул хакта күбрәк язарга кирәк", диде ул.

Очрашуда чыгыш ясаган Дума депутаты Владмир Ресин: "Мин үзем яһүд. Ләкин татарлар белән шундый тарихи бәйләнешне әле белми идем. Минемчә, ул бүген дә күзәтелә, элек мин эшләгән урында хәзер татар кешесе Марат Хөснуллин эшли. Бу да бер күрсәткеч", диде.

Ә инде академик Роберт Нигъмәтуллин: "Генетик яктан караганда урысларда да, татарларда да ДНК нигезендә угро-фин генитикасы. Төркилек урысларда татарларга караганда да күбрәк. Халыклар шул хәтле бер-берсе белән бәйләнгән, аларны генетик яктан аерым карап та булмый. "Татарлар һәм яһүдләр" китабында язылган тарихка карасак, анда тасвирлаган ул вакытлардагы халыкларга милли күрсәткеч кую бәхәсле булыр иде", диде.

Фатих Сибагаутллинның китабын тәкдим итүдә китап һәм тарих турында гына түгел, гомум милли мәсьәләләргә кагылышлы чыгышлар да күп булды. Ә инде китапны Габдулла Тукай бүләгенә тәкъдим итү турындагы фикерне кемдер хуплады, кемдер дәшми калды. Китапта бәхәсле урыннарның күп булын да әйттеләр. Ләкин бу китапның төп әһәмияте – халыклар арасында дуслыкны ныгыту диделәр. Шунда ук Тукай бүләге комиссиясенә дип махсус әзерләнгән мөрәҗәгатъкә кул куючылар да булды.

"Нефть салымының бары 5 проценты гына Татарстанга кала"

Очрашудан соң китап авторы Фатих Сибагатуллинга да берничә сорау белән мөрәҗәгат иттек. Сүз күбрәк аның китаплары турында түгел, депутат буларак эшчәнлеге турында барды. Шулай да беренче сорау әлеге очрашу хакында булды.

– Әйтелгән фикерләргә карата ни диярсез? Алар бертөрле генә булмады шикелле?
Китапны тәкъдим итү кичәсендә Фатих Сибагатуллин (уңда)
Китапны тәкъдим итү кичәсендә Фатих Сибагатуллин (уңда)
– Фикерләрне мин алдан ук белдем. Ул бүген генә язылган нәрсәләр түгел. Мин тарих белән 1967 елда кызыксына башладым. Мин аны әйтмәдем генә. Берзаман Норлатта эшләгәндә Миңтимер Шәриповичка, китап язарга исәп бар әле, үзебезнең килеп чыгыш турында, дидем. Татарлар мескен дип сөйлиләр, "иго" диләр. Китап ул вакытта әзер иде инде, бу 2006 ел иде. Миңтимер Шәймиев: "Әйдэ эшлә, син төбенә төшеп җитмичә туктамыйсың инде ул", диде. Ул беренче китапны укып чыккач, монда эшлисе эшләр күп әле, бу әле версияләрнең берсе генә, дигән иде. Ә менә дүртенче китапны "Татары и евреи" китабын ул бик ошатты. "Афәрин! Әле Рәшит Сюняев дигән академик миңа 15 ел элек үк казыгыз әле хәзәрләрдән дип әйткән иде. Ул хыялланган әйберне эш итеп чыгаргансың", диде.

– Фатих әфәнде! Сез бу китапны язганда нинди тарихи чыганакларга таяндыгыз?

– Аның чыганаклары күп. Китапны укып чыксагыз, барысын да аңларсыз. Анда барысы да тарихи чыганакларга таянып эшләнгән. Яһүдләрнең әле ул вакытларда ук үз програмнары булган. Алар бүгенге көндә дә шул програмга таянып эшлиләр.

– Сез инде дүртенче китабыгызны нәшер иткәнсез. Нигә соң язучылар берлеге әгъзасы түгелсез? Тукай бүләге хакындагы бәхәсләрдә сезнең турыда "язучы түгел бит ул", дип тә әйтәләр.

– Тукай премиясе бит ул әгъза булган өчен бирелми. Мине тарих институты тәкъдим итте. Бу бит язучылар конкурсы түгел.

– Сезне яклаучылар да, каршы килүчеләр дә бар, боларга ничек карыйсыз?

– Яклаучы юк мине. Яклаучы дигәннәр алар дөресен әйтә. Ә инде каршы килгәннәр үзләре өчен эшли. Үзләрен күрсәтергә тели. Мин бик зур рәхмәт әйтәм Ркаил Зәйдуллага. Чөнки ул бушлай миңа шундый шәп итеп реклама ясады. Шуны әйтәсем килә, некрологтан кала барлык язмалар да минем өчен файдалы. Тискәресе дә, уңае да файдалы.

– Хәзер инде сез икенче мөддәткә сайланган Дума депутаты. Сез Татарстаннан сайланган депутат та бит әле. Думадагы эшегездә Татарстан мәнфәгатьләрен нинди гамәлләрегез белән кайгыртасыз.Татарстанга хезмәт итү нәрсәдә чагыла сезнең?

– Ул һәр депутатның үзенчә. Мин бик зур комитетта, Табигать ресурслары һәм экология комитетында. Анда берничә бүлек бар. Шуның нефть-газ бүлегендә мин. Минем 450 депутат арасында бөтен эшем нефть һәм газ белән бәйләнгән. Ул турыда нинди канун чыгарырга кирәк булса, мин шуны эшләргә тиеш. Мин Татарстан мәнфәгатен генә кайгырта алмыйм. Мин Русия думасында утыручы депутат. Минем эшчәнлек Себердәге нефтькә дә кагыла, Русиянең башка төбәкләренә дә кагыла. Сезнең тарафтан дөрес сорау түгел бу Татарстан мәнфәгатен ничек кайгыртасыз, дип сорау.

– Ләкин сезне бит Татарстан халкы сайлаган. Димәк монда ул мәнфәгатьләр алгы планда торадыр дип уйлыйм мин.

– Әйе, мин Татарстан депутаты. Ләкин миңа йөкләнгән эш күләме Татарстан белән генә чикләнми. Бөтен Русияне үз эченә ала. Былтыр миңа орден да бирделәр. 450 депутат арасыннан аны биш кенә кешегә бирделәр. Берсе мин булдым. Татарстан нефтьчеләренә ярдәм иткән өчен алдым мин аны. Нефть белән бергә чыга торган иярчен газ дип аталган нәрсәне беләсез. Шул газның 95 проценты кулланылырга тиеш, бушка янып утырырга тиеш түгел дип, мин биш ел көрәштем шул канунны уздырыр өчен. Өченче ел ул кабул ителде. Тирә- як мохитне газ янудан чыккан агулы матдәләрдән азат итү, экологияне саклау, газны әрәм итмәү өчен эшләнгән эш булды ул. Менә шушы өлкәдә зур эш эшләдем дип әйтәсем килә. Хәзер бездә ул янып торучы факеллар юк. Алар юк Татарстанда. Сургут нефть-газыннан башлап эшләдек без ул эшләрне.
Ләкин газ янып торган урыннар бар, хәзер бар кебек. Алары аның шартламасын өчен кечкенә генә булып янып тора. Анысын махсус калдыралар. Аны бөтенләй бетерергә ярамый. Элек бит ут көлтәләре биек булып яна иде. Бар иде шундый заман, Казанның "Оргсинтез"ыннан төнлә белән зур итеп, 30 метр биеклегендә янып торган факел бар иде. Хәзер алар юк. Бу минем кайгыртучанлыгым белән эшләнде дип әйтә алам.

– Шулай да депутат буларак эшләргә теләп тә, тормышка ашыра алмый торган, эчегезне пошырган теләгегез бармы, әллә инде хәзер барысы да эшләнде дип уйлыйсызмы. Бу Татарстанга карата, әлбәттә.

– Татарстан депутаты буларак шуңа эчем поша: Нефтьтән килгән салымның бары 5 проценты гына Татарстанга кала. Ә инде керемнәрдән 73 процентын Мәскәү ала. Бу яктан Татарстанга бары тик 27 проценты гына кала. Тарихта бер генә колонизатор да җирле халыктан 40 проценттан артыгын алмаган. Колониягә калдырган 60 процентын. Ә безгә кала бары 27 проценты гына. Мин хәзер шушы мәсьәлә белән шөгыльләнә башладым, депутат буларак. Дөресен генә әйткәндә, бу бит инде аяныч хәл. Гарьлек! Салым җыю тагын да артачак әле. Рөстәм Миңнеханов үзенең чыгышында әйтте 2015-2016 елга кадәр тулай җитештерү күләмен ике тапкыр арттырырга, диде. Бер генә губернаторның да, бер генә регионның да аны куйганы юк. Хәзер инде уйлыйм, безгә 20 процент кына калачак, 80 проценты монда (Мәскәүгә) китәчәк дип уйлыйм. Бу гаделсезлек, бу проблемага карата нәрсәдер булдырырга кирәк дип, шуның белән шөгыльләнәбез.
XS
SM
MD
LG