Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин: Кырымда самооборона артында Русия хәрбиләре торды


Балтыйк флотының Калининград өлкәсендәге яр буе хәрбиләре Путин белән элемтәне карый. 17 апрель 2014
Балтыйк флотының Калининград өлкәсендәге яр буе хәрбиләре Путин белән элемтәне карый. 17 апрель 2014
Русия президенты Владимир Путин туры элемтәдә Украинаның көнчыгыш төбәкләрендәге вакыйгаларда "Мәскәү кулы" булуны сафсата дип белдерде.

Шул ук вакытта Путин Кырым самооборонасы артында Русия хәрбиләре торуны таныды. Аның фикеренчә, референдум үткәрү һәм гади кешеләргә карата корал кулланылмасын өчен алар саклык белән, әмма хөнәри осталык күрсәтеп эш иткән.

Украинаның көньяк-көнчыгыш өлешендәге вакыйгаларга карата ул кабат Украинада конституцияне бозып түнтәрелеш булды һәм корал белән хакимият тартып алынды дип бедерде.

Путин пәнҗешәмбе Женевада үтүче Европа Берлеге, АКШ, Украина һәм Русия сөйләшүләрен вазгыятьне җайга салуда әһәмияткә ия дип белдерде.

Русиядә президент белән туры элемтә 2001 елдан бирле үткәрелә.
XS
SM
MD
LG