Accessibility links

Кайнар хәбәр

Себернең Муллаш үзешчәннәре берләште


Себер үзешчәннәре
Себер үзешчәннәре

Төмән янындагы урман эчендә урнашкан матур себертатар авылында җыр-моң яраткан берничә гаилә берләшеп, матур концерт програмнары белән якташларына күңелле ял кичәләре үткәрәләр.

Себер ягында татар авыллары ике исем белән йөртелә, берсе - рәсми кәгазьләрдә, икенчесе халык телендә кулланыла. Муллашны татарлар “Пышны” диләр. Авылны танытырга үзешчәннәр төркемнәренең исемнәрен дә “Пышны” дип атаганнар. Әле апрель аенда гына эшен башлаган төркем, Төмән районының җиде татар авылында булып, хәзер күрше районга юл алган.

Җәгъфәр Касыймов берләшүнең серен болай дип аңлатты: “Муллаш халкы җырчылар да, биючеләр. Ник әрәм булып ятасыз, дип мин аларны Каскара, “Саз” коллективы белән бергә юбилей концертына әзерләдем. Соңыннан алар концертлар белән йөри башларга теләк белдерделәр, булышып китүемне сорадылар. Мин килеп, берәрсенең өендә репетицияләр ясыйбыз да, һәрберсендә машина, утырабыз да авылларга концерт куярга чыгып та китәбез. Башка районнарга, өлкәләргә дә чыгарбыз, аннары Казанга барачакбыз. Киләсе елга мин алар белән “Түгәрәк уен” фольклор фестиваленә сәхнәләштерелгән бер чыгыш әзерләячәкмен. Карагыз әле сез аларга: ирләре дә бергә, бөтенесе җырчы, шигырь дә сөйлиләр, биеп тә җибәрәләр”.

Нурия Юсупова: “Болар элек-электән җырлап йөргән авылдашлар, аларсыз концертлар үтми иде. Без акча өчен түгел, күңел өчен йөрибез. Билетлардан җыелган акчага күлмәкләр тектерәбез, эчтәлекле програм әзерләү өчен кулланабыз. Менә һәркайсыбызга күлмәкләр тектереп тә куйдык инде”, - дип өстәде.

- Без, Шыкча авылы халкы, Аллага шөкер, җыр-моңга әллә ни сусап тормыйбыз. Безне әледән-әле үзебезнең артистларыбыз шатландырып торалар, Казан артистлары да бездә бик еш булалар. Ә менә “Шыкчага концерт белән Муллаштан киләләр икән” дигән хәбәрне ишетү белән, ашыга-ашыга Шыкча мәдәният йортына юнәлдек.

Матур-матур милли киемнәр кигән артистлар җырлап-биеп сәхнәгә күтәрелделәр. Алар чыгышларын халык җырлары белән башладылар. Күмәк җыр-биюләрне ялгыз биюләр алыштырдылар.

Шыкча тамашачылары матур тавышлы Мөхәррәмә Арсланова, Рафия Садыйкова, Нурия Юсупованы, Фәһимә һәм Зиннур Бабшановлар, Нурзия һәм Нариман Хәлиуллиннарны бик яратып тыңладылар, аларга рәхмәтләрен алкышлар аша җиткерделәр. Ә инде Әнисә Уразумбетова башкаруында шигырьне һәм җырны ишеткәч, күпләрнең күзенә яшьләр килде.

Биючеләр арасында Нияз Уразумбетовка тиңнәр юк иде, билгеле. Аның әтисе Имәгать абый да җыр-биюгә оста, үзенең чыгышлары белән туйларны, туган көн мәҗлесләрен бизи иде. Хәсифә һәм Рәшит Мадьяровлар, Ришат Юсупов һәм Ришат Рәхимовлар башкаруындагы мәзәкләр дә халык күңеленә хуш килде.

Гөлшат Касыймова, Хәсимә Мадьярова, “Гүзәл” ансамбле башкаруындагы матур татар биюләре концертның иң матур бизәкләре булдылар, җыелган халыкның йөзеннән елмаю китмәде. Сәхнәдә үзебезнең Явызбы кызы Әкълимә Бабшанова (Фастуллина) чыккач, әнисе Хәлилә апа искә төште. Хәлилә апа үзе җырлар язып башкара иде. Әкълимәнең тормыш иптәше Равис дә җырлый, бии икән.

Ә инде безне, бигрәк тә, залда утыручы яшь кызларны шатландырганы - “Татар егете-2014” өлкә конкурсында җиңүче Айдар Садыйковның чыгышы булды.

Концертны сәнгать хезмәткәре Нурия Юсупова һәм атказанган укытучы Фәнисә Зиннәтуллина алып бардылар. 2 сәгатьтән барган тамаша бер мизгел кебек үтеп китте, - дип сөйләде Хәмдия Кызылбаева.
XS
SM
MD
LG