Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымтатар мәҗлесе белән татар конгрессы хезмәттәшлек турында килешү имзалады


Бүген Казанда Кырымтатар милли мәҗлесе белән Бөтендөнья татар конгрессы арасында 2014-2018 елларга хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Бу хакта конгерсс рәисенең беренче урынбасары Ренат Вәлиуллин хәбәр итә.

Татар конгрессы ягыннан килешүне рәис Ринат Закиров, ә кырымтатар мәҗлесе тарафыннан рәис Рифат Чубаров имзалаган.

Килешүдәге 22 пунктта Татарстан һәм Кырым район, авыллары вәкилләре арасында алмашу, ике тарафның тарихи бәйләнешләрен тикшерү,тел, тарих, мәдәният өлкәсендә уртак фәнни-гамәли конференцияләр уздыру, милли бәйрәмнәрне бергәләшеп уздыру күздә тотыла.

Элегрәк мәҗлеснең тышкы багланышлар бүлеге җитәкчесе Али Хәмзин Азатлыкка әлеге килешүнең бары мәдәни, фәнни, һуманитар өлкәдәге хезмәттәшлекне генә күздә тотуын әйткән иде.

Әлеге килешү 26 апрель – Туган тел көнендә имзаланыр дип көтелсә дә, ул чакта мәҗлес рәисе Рифат Чубаров Казанга килмәү сәбәпле, әлеге эш кичектерелде.

Бүген кырымтатар мәҗлесе вәкиллеге Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашырга тиеш.
XS
SM
MD
LG