Accessibility links

Кайнар хәбәр

НАТО: Русия Украина чигендә гаскәрләрен калдыра


НАТО гаскәрләренең Европадагы җитәкчесе Филипп Бридлав Брюссельдә ясаган чыгышында, Русия Украина чигендә хәрби көчләренең бер өлешен калдыра, дип белдерде. Гаскәрләрнең зур өлеше Украина белән күрше төбәкләрдән инде чыгарылган.

Reuters агентлыгы Бридлав сүзләрен китереп, Украинаның көнчыгышында Русиядән ярдәм алып яткан хәрбиләр бар, дип хәбәр итте.

АКШ генералы сүзләренә караганда, НАТО Көнчыгыш һәм Үзәк Европада үз көчләрен Русия белән НАТО арасында имзаланган 1997 елгы килешү нигезендә арттарачак. Мәскәү бәйсез дәүләткә бәреп керүе белән бу килешүне бозды, диде НАТО рәсмие.

НАТО Украинаның хәрби ярдәм сорап ясаган мөрәҗәгатен тикшерә.
XS
SM
MD
LG