Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда 29 яшьлек егетнең хастаханәдә үлеме тикшерелә


Казан хокук яклау үзәге юристлары башкаланың 7 санлы хастаханәсендә үлгән 29 яшьлек Эмиль Гыйлманов әнисенә тикшерү эше башларга булышты.

Гыйлмановны хастаханәгә 13 март ашыгыч ярдәм хезмәте китерелгән булган. Шул ук көнне ул үлгән. Табиблар егетнең ике яклы үпкә ялкынсынуы һәм нәтиҗәсендә баш мие шешә башлавы нәтиҗәсендә үлгәнен белдерде.

Ашыгыч ярдәм хезмәте ике тапкыр килеп Гыйлмановны хастаханәгә алып китүдән баш тарткан. Өченче машина гына аны 7 санлы хастаханәгә китергән. Егетның әнисе ашыгыч ярдәм хезмәте һәм хастаханә табибларын тикшерүне сорап Тикшерү комитетына гариза язды.
XS
SM
MD
LG