Accessibility links

Кайнар хәбәр

Көч структуралары мөселман авылында корал һәм наркотик эзләде


Мордовиянең татарлар күпләп яшәгән Азюрка авылындагы берничә гаиләнең өендә тентүләр узды. Бу юлы тентүләрдә хәтта Мәскәүдән килгән ФСБ вәкилләре дә катнашты.

Азюрка авылында тентүләр 4 июнь көнне 12 гаиләдә булган. Иртәнге җидедә көч структуралары бөтен авылга керә-чыга торган юлларны камап алган. Алар арасында Мордовия генә түгел, ә Мәскәүдән үк килгән ФСБ вәкилләре булган. Өйләргә алар шулай ук бакча ягыннан бәреп кергән.

Тентү нигездә дин әһелләре һәм кайбер эшмәкәрләр өйләрендә узган. Имеш алар Әфганстан һәм Пакстан чигендә һәм Сүриядәге халыкара террор оешмаларына һәм канунсыз кораллы берләшмәләр эшендә катнашуда шикләнелә. Кайберләрнең өйләрендә корал һәм наркотик эзләгәннәр. Нәтиҗәдә өйләрдә бернинди канунсыз әйбер табылмаган.

Тоткарланганнарны Мордовия башкаласы Саранскига сорау алуга алып киткәннәр. Аларның күпләре инде җибәрелгән. Шул ук вакытта Равил Абуллов дигән эшмәкәрне мәхкәмә ике айга сак астында калдырган.

Журналист Ирек Биккинин сүзләренчә, әлеге Абуллов Төркиядә дини уку йортында белем алучы Азюркадан булган бер студентка акча бирүдә шикләнелә. Әлеге студент имеш Сүриядә хөкүмәткә каршы көчләргә каршы сугышка киткән булырга мөмкин, диелә.

“Тентүләр дә шул Абдулловка якын булган кешеләр өендә оештырылды”, ди ул.
Сорау алуларда да кайберләрдән Абдулловның әлеге студентка акча бирүен күрүләре хакында протокол имзалатмакчы булганнар.

Әлеге чараларда нәкъ мәскәүләрнең катнашуы инде бу тентүләрнең зурдан кубып уздырылуын күрсәтә. Шулай ук адвокатларның да эш белән танышканнан соң, якларга алынырга куркуы инде хәлнең җитдилеген аңлата.

Әйтергә кирәк, хәзер инде татарлар күпләп яшәгән авыллардагы яшьләр дә даими шик астында. Мисал өчен, Азюрка авылыннан Айса Әхмәровны бөтен әңгәмәләрне узуга карамастан, волонтер буларак Казандагы Универсиадага да, Сочидагы Олимпиадага да алмадылар.

"Миңа калса, монда милли һәм дини караш һәм минем кайда яшәвем истә тотылгандыр. Мин Мордовиянең Азюрка татар-мөселман авылыннан бит", дигән иде Әхмәров Азатлыкка.

Соңгы вакытта Русиянең иң зур татар авыллырында тентүләр даими оештырылып тора. Нәкъ бер ел элек Пензаның Урта Әләзән авылында берничә мөселман өендә тентү узган иде.
XS
SM
MD
LG