Accessibility links

Кайнар хәбәр

Раил Сарбаев Башкортстан җитәкчесе вазифасына намзәт буларак тәкъдим ителде


Башкортстанның элекке премьер-министры Раил Сарбаев «Гражданская сила» фиркасеннән республика президенты вазифасына намзәт буларак тәкъдим ителде. Күптән түгел генә экс-премьер «Бердәм Русия» фиркасеннән чыккан иде.

«Республикада килеп туган хәл вәзгыятендә сайлауда катнашу ул минем бөрычым. Башкортстанга югалткан позицияләрен кайтару өчен системалы үзгәрешләр кирәк. Мин җирле депутатларның яклавына өмет итә алам дип уйлыйм һәм күп кенә өлкәләрдәге төшекелек өчен борчылганхалыкның өметен акларга тырышачакмын», диде ул корылтай утырышыннан соң.

Хәзер экс-премьерга җирле депутатлар яклау белдерергә тиеш. Сарбаев элекке президент Мортаза Рәхимов кешесе буларак санала. Ул Кремль хупласа, үзенең сайлауларда катнашырга әзер булуын белдергән иде инде. Ул бу хакта үзе эшләгән “СГ-Транс” җитәкчелегенә әйткән. “СГ-Транс” “Система” компаниясенә керә, Сарбаев анда вице-президент вазифасын башкара.

Regnum язуынча, Сарбаевка җирле депутатлар ышаныч белдерсә, аның җиңүе ихтималлыгы зур булачак.

“Башкортстан халкы мондый көчле көндәшләр катнаша торган сайлауга сусады”, ди сәясәтче Константин Колачев.

Хәзерге вакытта республика президенты вазифасына җиде намзәт дәгъва кыла: Рөстәм Хәмитов, Раил Сарбаев, Павел Ксенофонтов, Иван Сухарев, Илдар Бикбаев, Юнир Котлыгуҗин һәм Константин Шаһиморатов. Намзәтләрдән теркәлү документлары 9 июльгә кадәр кабул ителә.

Бу намзәтләр арасында иң зур көрәш Сарбаев белән Хәмитов арасында булыр дип фаразлана.

XS
SM
MD
LG