Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дума депутаты милли мохтариятләргә финанс вәгъдә итә


Римма Үтәшева, Илдар Гыйльметдинов
Римма Үтәшева, Илдар Гыйльметдинов

Башкортстан татар милли-мәдәни мохтарияте эшчәнлеген җанландыру, аның идарәсенә даими эшләүче хезмәткәрләр алу, мәктәпләрдә татар мәгарифенә ярдәм итү, балалар бакчаларында татар төркемнәре ачу. Шушы һәм башка мәсьәләләр Уфада узган киңәшмәдә тикшерелде.

Башкортстанга эш сәфәренә килгән Русия Дәүләт думасы депутаты, федераль татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Илдар Гыйлметдинов күп кенә файдалы эшләр башкаруга хәзер төрле грантлар оту мөмкинлеге булуын да әйтә.

Башкортстан шартларында татар мәдәниятен үстерү, туган телне саклау, гомумән, милли ихтыяҗларны канәгатьләндерү җиңелдән түгел. Шуңа күрә бу җәһәттән иҗтимагый оешмаларның тырышлыгы да гаять мөһим. Шуны истә тотып республикадагы татар милли-мәдәни мохтарияте эшләрне җанландырырга омтыла. Әле Уфага федераль мохтарият рәисе Илдар Гыйлметдиновның килүе дә көнүзәк мәсьәләләрне тикшерү максатыннан.

Киңәшмәдә катнашучылар
Киңәшмәдә катнашучылар

Башкортстан президенты хакимиятендә идарәсе җитәкчесе урынбасары Альберт Мифтахов белән эшлекле очрашудан соң Илдар Гыйлметдинов төбәк мохтарияте әгъзалары белән дә киңәшмә үткәрде. Мохтарият рәисе, Башкортстан Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутаты Римма Үтәшева тәүдә үз эшләре һәм бурычлары белән таныштыра. Быелга билгеләнгән ниятләр зурдан. Әмма аларны тормышка ашыру әлеге дә баягы финанс мәсьәләләргә барып төртелә. Илдар Гыйльметдинов ышандыруынча, бу тәңгәлдә күңелле генә яңалыклар бар.

“Ил хөкүмәте хәзер милли-мәдәни мохтариятләр аша төбәкләрдәге рухи мәсьәләләрне хәл итүгә өстенлек бирә. Аның өчен быелдан ук шактый күләмдә акчалар бүленә. Шулай ук төрле кызыклы проектларга грантлар бирү арта”, диде Илдар әфәнде.

Ә инде Уфадагы мохтарият өчен иң шатлыклысы – идарәгә эш хакы белән берничә хезмәткәр алу. Хәзер биредә даими эшләүчеләр була. Шулай ук күп районнарда мохтариятнең бүлекләрен ачу да каралган. Монысы инде республика башлыгын сайлаулардан соң гына булыр, мөгаен.

Киңәшмәдә байтак көнүзәк мәсьәләләр күтәрелә. Ана телен саклау да, татар мәдәниятен үстерү дә, мәгариф өлкәсендәге проблемаларны чишү дә. Үзебез тырышмасак, безнең өчен беркем дә хәстәрләп йөрмәячәк. Очрашуда еш кабатланган фикер шул иде.

XS
SM
MD
LG