Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымда балалар мәйданчыкларын Мәскәү Кирмәненә охшатып салалар


Акъярда (Севастополь) Мәскәү Кирмәненә охшатып төзелгән беренче балалар мәйданчыгы ачылды. Шәһәр идарәсенең интернеттагы сәхифәсендә хәбәр ителүенчә, Акъярның ике ишегалдында шундый мәйданчыклар куелган, якын киләчәктә тагын бишесен кую планлаштырыла.

Андый мәйданчыклар ишегалларын тәртиптә тоту бәйгесендә җиңгәннәр өчен генә насыйп булачак, дип хәбәр итә Qirim Aqiqat сәхифәсе.

XS
SM
MD
LG