Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ислам Хезмәттәшлек Оешмасы һәм Мәҗлес Кырым мөселманнары хокукларын яклаячак


"Украина 2005 елда Ислам Хезмәттәшлек Оешмасына күзәтүче булып керү тәкъдименнән баш тартмаган булса, бүгенге көндә ясалган кайбер катлаулы хаталарны булдырмый калып булыр иде", дип саный Кырымтатар мәҗлесе рәисе Рефат Чубаров.

Чубаров Украинаның "Громадське ТВ" каналына биргән әңгәмәдә, Украина Кырым мәсьәләсендә төрки һәм гарәб илләре белән хезмәттәшлекне җанландыра, диде. Моны ул Украина тышкы эшләр министры Павел Климкин белән очрашудан соң әйтте.

"20 миллионлап мөселман яшәгән Русия андый тәкъдимнән баш тартмады. Киләчәктә халыкара оешмаларның ярдәме һәм яклавы булсын өчен, бүген Украина хакимиятләре дә шундый ук адымга барырга тиеш", диде Мәҗлес рәисе.

Ислам Хезмәттәшлек Оешмасы белән Мәҗлес арасында берлектә Кырымда мөселманнарның хокуклары торышын күзәтү эшен башкару мөмкинлеге турында сөйләшү булган иде.

XS
SM
MD
LG