Accessibility links

Кайнар хәбәр

Газзәдә фәлестиннәргә ярдәм итәр өчен атышлар бер көнгә туктатылды


Җирле вакыт белән иртәнге 10да Израил һәм Хәмәс арасында атышларны вакытлыча туктатып тору турында килешү гамәлгә керде. Көч куллануны кичке бишкә кадәр туктату турында килешенгән.

Фәлестин чыганаклары Израилнең берничә көн Газзәне утка тотуы нәтиҗәсендә 230 кеше һәлак булган, дип хәбәр итте. Аларның күбесе тыныч халык, дип хәбәр итә БМО чыганаклары. Израилдә 8 июль башланган хәрби чараларда бер кеше һәлак булган, берничәсе яраланган.

Атышларны бер көнгә туктатуны БМО һәм башка халыкара оешмалар сорады. Бу сәгатьләрдә бу оешмалар хезмәткәрләре камауда калган фәлестиннәргә һуманитар ярдәм, су, азык-төлек һәм башка кирәк-яракларны китерә.

XS
SM
MD
LG