Accessibility links

Кайнар хәбәр

Җәмилев: "Кырым министрлыгы" әлегә төзелми


Украина Югары радасындагы төрле партияләр вәкилләре "Кырым министрлыгы" урына әлегә "Кырым эшләре" идарәсен төзү турында килешкән. Бу хакта Азатлыкның Qirim.Aqiqat бүлегенә Украина парламенты депутаты Мостафа Җәмилев белдерде.

Премьер-министр Яценюк белән очрашу вакытында идарә җитәкчелегенә намзәтләр турында да сөйләшү булган.

"Депутат Сенченко, Мәҗлес рәисе Чубаров, минем турыда сөйләштек. Ләкин без барыбыз да танылган, билгеле кешеләр. Безне яраткан һәм яратмаган кешеләр бар. Шуңа күрә анда нейтраль бер кеше билгеләнсә яхшырак булыр иде, дип уйлыйм", диде Җәмилев.

Бу атнада Украина Югары радасында депутатлар, хөкүмәт, президент хакимияте һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашында Кырым эшләре министрлыгын төзүгә багышланган түгәрәк өстәл сөйләшүе узды.

Белгечләр министр итеп Мәҗлес рәисе Рифат Чубаров булырга мөмкин, дип фаразлаган иде. Русиядә Кырым эшләре министрлыгы март аенда төзелде.

XS
SM
MD
LG