Accessibility links

Кайнар хәбәр

Газзә сызыгында ким дигәндә 87 фәләстинле, 13 израил хәрбие һәлак булган


Газзә сызыгында якшәмбе көнне Хәмәс белән сугышта 13 Израил хәрбие үлгән. Бу хакта Израил саклану министрлыгы хәбәр итте. Фәләстиннәрдән ким дигәндә 87 кеше һәлак булган. Фәләстин хакимияте мәгълүматларына караганда, Хәмәскә каршы хәрби чара башланганнан бирле, төбәктә ким дигәндә 425 кеше үлгән, ике меңләбе яраланган.

Якшәмбе көнне яраланганнарны алып чыгу өчен Кызыл хач халыкара комитеты тарафыннан утны вакытлыча туктату тәкъдиме бозылган.

XS
SM
MD
LG