Accessibility links

Кайнар хәбәр

Газзәдәге кризис сәбәпле БМОның кеше хокуклары шурасы гадәттән тыш утырыш уздыра


Мисыр мөрәҗәгате сәбәпле, БМОның кеше хокуклары шурасы Газзә сызыгындагы хәлләргә бәйле чәршәмбе көнне гадәттән тыш утырышын уздырачак. Бу хакта БМО белдерүендә әйтелә. Мисырның мөрәҗәгатен шурадагы 47 кешенең 16сы яклап чыккан.

Барлыгы ике атнада Газзә сызыгындагы Хәмәс белән Израил хәрбиләре арасындагы бәрелешләр нәтиҗәсендә ким дигәндә 500 фәләстинле һәлак булган һәм өч меңнән артыгы яраланган. Аларның күпчелеге тыныч халык. Бу хакта Газзә сәламәтлек саклау министрлыгы вәкиле белдерде.

XS
SM
MD
LG