Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия юстиция министрлыгы «Агора» оешмасын «чит ил агенты» исемлегенә керткән


Төп бинасы Казанда урнашкан «Агора» төбәкара хокук яклау оешмасы Русия юстиция министрлыгы тарафыннан «чит ил агенты» исемлегенә кертелгән. «Агора»дан тыш, исемлеккә тагын дүрт оешма кертелгән: «Мемориал» хокук яклау үзәге, «Җәмәгать вердикты» фонды, «Экозащита! – Женсовет» Калининград төбәк иҗтимагый оешмасы һәм «Юристы за конституционные права и свободы» коммерцияле булмаган автоном оешмасы.

Барлык оешмалар да исемлеккә субъект прокуратуралары карары нигезендә кертелгәннәр һәм алар ярты елга бер тапкыр үз эшчәнлекләре турында хисап һәм җитәкчелек турында мәгълүмат бирергә тиеш була. Шулай ук дүрт айга бер тапкыр чыгымнар максаты, шул исәптән чит илдән килгән акчалар турында документлар тапшырырга тиеш.

Билгеле булганча, 4 июнь көнне Татарстан прокуратурасы «Агора»ны «чит ил агенты» дип тануны таләп иткән иде. Прокуратура "АГОРА" хокук яклау оешмалары берләшмәсенең чит илдән акча алып Русиядә сәяси эшчәнлек алып баруы ачыкланды дигән гаепләү белдерде.

XS
SM
MD
LG