Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина премьер-министры Арсений Яценюк вазифасыннан китте


 Арсений Яценюк 23 июль хөкүмәт утырышында
Арсений Яценюк 23 июль хөкүмәт утырышында

Украина мәгълүмат чаралары хәбәр итүенчә, Арсений Яценюк Украина премьер-министры вазифасыннан китүен белдергән. Яценюк хәзерге шартларда коммунистлар һәм "Регионнар фиркасе" белән яңа коалиция төзү кирәклеген, моңа беркайчан да бармаячагын, шуңа күрә вазифадан китү юлын сайлаганын әйткән.

Югары Рада рәисе Александр Турчинов "Европа яклы коалициядән" "УДАР" һәм "Свобода" фиркаләренең чыгуы сәбәпле коалициянең үз эшен туктатуын белдергән иде. Парламенттагы бу ике фракция башлыклары Виталий Ковальчук һәм Олег Тягнибок хәзер президентның парламентны таратып вакытыннан алда сайлау билгеләү мөмкинлеге бар, дип әйтте. Коалициядән шулай ук 15 бәйсез депутат та чыккан.

Украина Конституциясе нигезендә, коалиция үз эшен тәмамлап бер ай эчендә, Югары Рада яңа хөкүмәт төзүгә ирешә алмаган хәлдә президент парламентны тарата ала. Бүген Турчинов парламенттагы коммунистлар фракциясен тарату турында да белдерде.

XS
SM
MD
LG