Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина хөкүмәте: Гройсман вакытлыча премьер-министр вазифаларын башкара


Владимир Гройсман
Владимир Гройсман

Владимир Гройсманның вакытлыча премьер-министр вазифаларын башкаручы итеп куелуы турында документ Украина хөкүмәте сайтына куелды. Моңа кадәр вице-премьер булган Гройсман төбәк үсеше, төзелеш һәм торак коммуналь хуҗалык министры иде.

Гройсманны вакытлычы премьер-министр итү документын Арсений Яценюк имзалаган. Ул пәнҗешәмбе көнне, Югары Радада "За европейский выбор" коалициясенең таркалуы сәбәпле, премьерлыктан китүен белдергән иде. Яценюк бюджет, салым һәм энергетика тармакларында хөкүмәт инициативаларына каршы төшүне дә премьерлыктан китү сәбәбе итеп күрсәтте.

Пәнҗешәмбе "Удар" һәм "Свобода" фракцияләре дә коалициядән чыгу турында белдерде. Бу фракцияләрнең лидерлары Виталий Ковальчук һәм Олег Тягнибок карарларының Украина президентына парламенты таратырга һәм вакытыннына элек сайлау үткәрүне билгеләргә мөмкинлек бирә, дип белдерде.

"Дәүләтка каршы җинаятьчеләрне, Мәскәү агентурасын Кремльгә хезмәт итүчеләрне сыендырган парламент эшләргә тиеш түгел", диде Тягнибок.

“Европейский выбор”дан башка фракцияләрдә булмаган 15 депутат та чыкты.

Президент Петр Порошенко әлеге вакыйгалар уңаеннан Югары Рада спикеры Александр Турчиновка хат юллады. Президент Яценюкны эшеннән мәсьәләсен бүген үк карауны үтенде. Хатта ул министрлар кабинетының эшләячәгенә дә ышаныч белдерде.

XS
SM
MD
LG