Accessibility links

Бүгеннән Русиядә Wi-Fi куллану тәртибе кырыслатыла


13 августтан Русиядә Wi-Fi куллану тәртибе кырыслатыла. Иярченгә бушка керергә мөмкин булган урыннарда интернет кулланучылар турында мәгълүмат сакланырга тиеш булачак. Шулай ук аноним рәвештә интернетка керү тыелачак.

Шул ук вакытта хөкүмәтнең әлеге карарын ничек башкару турында түрәләрдә уртак фикер юк. Аеруча да интернет кулланучылар турындагы мәгълүмат булдыру карары каршылык тудыра. Әлеге карар нигезендә, барлык элемтә операторлары интернетка хәтта бер тапкыр керүчеләр турынданы мәгълүматны да җыеп алты ай сакларга тиеш була.

Русия элемтә министрлыгы җәмәгать урыннарында операторлар тарафыннан Wi-Fi аша интернетка бушка аноним рәвештә керүне тыю кирәк дип саный. Шул ук вакытта министр Николай Никифоров интернетка керүчене ачыклау өчен паспорт кына түгел, ә хәтта мобил телефонга килә торган SMS-код яки дәүләт порталыннан пароль кулланыла алуын әйтте.

XS
SM
MD
LG