Accessibility links

Донецкида сепаратистлар әсирлеккә алынган украин хәрбиләренең маршы уздырды


Донецкида Русия тарафлы сепаратистлар йөзгә якын әсирлеккә алган ураин хәрбиләрен үзәк урамнан уздырды. Җирле халык сөйләвенчә, әсирләргә ташлар, помидорлар, йомыркалар ыргытканнар.

Әсирләр артыннан су сибүче машиналар барган. Соңрак аларны автобуска утыртып алып киткәннәр.

Алдагы көнне Донецкида Ленин мәйданына сепаратистлар берничә зарарланган танк, БТР, “Град” системасы китерде. Сепаратистлар бу әйберләрне украиннарныкы дип белдерде.

Бүген Украинада бәйсезлек көнен бәйрәм иттеләр. Киев үзәгендә Крещатикта иртән хәрби парад узды. Анда 25 меңнән артык хәрбиләр һәм курсантлар катнашты, шулай ук берничә дистә бронетехника күрсәтелде.

XS
SM
MD
LG