Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада Рәүфә Рәхимованың эш бүлмәсе тәрәзәсенә кабат атканнар


Башкортстанның элекке президенты Мортаза Рәхимовның туганы, “BONUS” гәзитенең баш мөхәррире Рәүфә Рәхимова сүзләренчә, аның эш бүлмәсе тәрәзәсенә кабат атканнар. Вакыйга төнлә булган, тәрәзәдәге тишекне дүшәмбе иртән эшкә килгәч күргәннәр. Бу икенче очрак, ди ул. Беренчесе 25 август булган. Ул хакта полициягә хәбәр иткәннәр, җәмәгатьчелеккә чыгармый торырга булганнар. Бу хәл кабатланганнан соң һәм полициянең эшләмәве сәбәпле, хәбәр итәргә булганнар.

Уфа полициясенең сүзчесе Тимур Чанышев сүзләренчә, 25 август тәрәзә тишелүе турында гариза алыну белән тикшерү башланган. Каршы яктагы торак йортта яшәүчеләрдән сорашып, бу йортта пневматик мылтык булмавы ачыкланган. “BONUS” хезмәткәрләре дә каршы якта яшәүче берничә кешедән сорашу үткәргәннәр. Җавап бирүчеләр полициянең мөрәҗәгать итмәвен әйткән.

“BONUS” гәзите 2012 елдан башлап нәшер ителә. Ул Рөстәм Хәмитов вазифасына килү белән “Комсомолькая правда” гәзитенең төбәк бүлекчәсе башы Рәүфә Рәхимова эшеннән алыну белән нәшер ителә башлады. Гәзитнең һәр санында диярлек Рөстәм Хәмитов һәм ул үткәргән сәясәткә тәнкыйть ява. “BONUS” күрше Чиләбе өлкәсендә басыла. Ул атнасына бер тапкыр 159 мең тираж белән чыга.

XS
SM
MD
LG