Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сепаратизмда беренче гаепләү белдерелде


Дарья Полюдова
Дарья Полюдова

Җинаять кодексындагы яңа маддә белән гаепләү белдерелгән беренче кеше - Краснодарда булмый калган "Кубаньне федеральләштерү йөрешен" оештыручы Дарья Полюдова.

Русия ФСБ бүлеге Краснодарда оппозиция вәкиле Дарья Полюдовага 280нче маддәнең ике өлеше нигезендә ике җинаять эше ачылуы турында хәбәр итә. Полюдова "экстремизмга чакыруларны интернетта таратуда" һәм "интернет ярдәмендә Русия федерациясенең территориаль бөтенлегенә каршы чыгу чараларын оештыруда" гаепләнә.

"Кубаньне федеральләштерү йөреше" Краснодарда 17 августка билгеләнгән иде. Аны оештыручылар чараның максаты – Русия федерациясе эчендә Кубань республикасын төзүгә чакыру, дип белдерде. Йөрешкә рөхсәт булмады, оештыручылар халык җыенын уздырырга теләде. Билгеләнгән көнгә ике көн кала төп оештыручыларның берсе, Берләшкән коммунистлар партиясе вәкиле Дарья Полюдова хулиганлыкта гаепләнеп 14 тәүлеккә ябылды. Аның үзе һәм әти-әнисе яшәгән фатирларда тентүләр булды. Изоляторда тоту вакыты бетүгә якынлашканда аңа ике яңа гаепләү белдерелде.

Максат – Русияне таркату түгел

Интернетта сепаратизмга чакыру өчен моңарчы әле беркемнең дә хөкем ителгәне булмады. Сепаратизмга чакыру өчен аерым төрмә җәзасы дигән маддәне Җинаять кодексына кертү турындагы канунны Путин узган ел имзалаган иде. Аның өчен иң зур җәза – биш ел төрмә булырга мөмкин.

Дарья Полюдова – Новороссийскида яшәүче танылган оппозиция вәкиле, аңа 23 яшь, Коммунистлар фиркасе һәм теркәлмәгән "РОТ-Фронт" партиясе әгъзасы. Февраль аенда аны "Стратегия-31" кампаниясенә теләктәшлек белдереп ялгызы гына пикетта торган җирдән алып китеп 10 тәүлеккә япканнар иде. Июнь аенда ул шулай ук Новороссийски янындагы Пионерлар агачлыгын кисүгә каршы ялгыз пикетка чыккач бер төнне полициядә уздырып, “хулиганлык” өчен штраф түләп чыккан иде.

"Кубаньне федеральләштерү йөреше" шулай ук Себергә икътисади хокуклар таләп итеп үтәчәк йөреш белән бер көндә үтәргә тиеш иде. Бу чараны Новосибирскида оештыручылар шулай ук үзләренә булган янаулар һәм провокацияләр турында хәбәр итте.

Моңарчы экстремизмда гаепләнгән татар активистлары, язучылар да булды. Аларның барысына да Русия җинаятьләр кодексының 282нче маддәсенең беренче өлеше (милләт, раса, дингә карап кешеләргә карата нәфрәт тарату һәм кешелек абруен түбәнсетү) нигезендә гаепләүләр белдерелде.

2012 елда Уфада мәхкәмә карары белән тарихчы, кеше хокукларын яклаучы Николай Швецовны шартлы рәвештә дүрт елга, тарихчы галимнәр Илдар Габдрәфыйков, Игорь Кучумов, Сергей Орлов икешәр һәм блогер Константин Нестеров бер елга хөкем ителде.

Язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмовага "Универсиадага бойкот", "Һайваннар һәм корбаннар" язмалары һәм Татар халкы Милли мәҗлесенең Украина һәм Кырымдагы вазгыять уңаеннан интернеттагы белдерүе өчен гаепләү быел белдерелде.

XS
SM
MD
LG