Accessibility links

Кайнар хәбәр

Халыкара комитет Елизавета Богуцкаяга Кырымда басымга ризасызлык белдерде


Халыкара Журналистлар яклау комитеты хакимиятләрне Елизавета Богуцкая һәм башка бәйсез журналистларга Кырымда эшләргә комачауламаска чакырды.

"Без хакимиятләргә Елизавета Богуцкая һәм барлык бәйсез журналистларга Кырымда үч алынудан курыкмыйча эшләргә һәм яшәргә мөмкинлек бирүне сорап мөрәҗәгать итәбез. Моннан тыш Русиянең Кырымдагы экстремизмга каршы көрәш үзәге Богуцкаяга тентү вакытында алынган барлык әйберләрен кире кайтарырга тиеш", дип хәбәр итте комитетның Европа һәм Үзәк Азия илләрендә журналистлар белән эшләүче координаторы Нина Огнянова.

Төрле мәгълүмат чараларына Кырым аннексиясенә каршы мәкаләләр язган һәм Кырымның Русиягә кушылуына ризасызлык белдерүчеләрнең фикерләрен җиткергән блогер Богуцкая өендә 8 сентябрь көнне тентүләр булды. Алты сәгатьлек сорау алудан соң аның Кырымнан Одессага киткәне хәбәр ителә. Үзе ул бу китүен "вакытлыча" дип белдерде.

Тентү вакытында аның өендә тыелган китап, наркотик һәм корал эзләгәннәр. Тикшерүнең сәбәбе итеп Богуцкаяның май аенда Әрмәни базар "чик буенда" Мостафа Җәмилевне каршы алырга баруы аталган.

Кырымтатар юлбашчысы Мостафа Җәмилев 3 май көнне Әрмәни базар (Армянски) чик буе ноктасында Кырымга кертелмәде.

XS
SM
MD
LG