Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дума Евразия икътисади берлеге турындагы килешүне хуплады


Русиянең Дәүләт думасы Евразия икътисади берлеген төзү килешүен хуплады. Сөйләшүләр берничә ел дәвам иткәннән соң кабул ителгән килешүгә 29 майда Астанада Русия, Казакъстан һәм Беларус президентлары кул куйды. Русия президенты Владимир Путин документны "тарихи" дип атады. Килешү нигезендә 2015 елның 1 гыйнварыннан берләштерелгән таможня тарифлары территориясе булдырыла.

Казакъстан парламенты килешүне тавышка 1 октябрь, Беларус парламенты 7 октябрь куячак. 9 октябрь өч ил җитәкчеләре Минскида очраша.

Казакъстан башкаласы Астанада Евразия икътисади берлеге килешүе имзаланганда, илнең иң зур шәһәре Алматыда "Жас Алаш" газетының баш мөхәррире Рысбек Сарсенбаев һәм берничә активист Бәйсезлек һәйкәленә чәчәкләр салды. Алар 29 майны Казакъстан бәйсезлеге белән хушлашу көне дип атады.

Евразия җитәкчеләре әгъза илләр бәйсезлеге кимемәячәгенә ышандырды.

XS
SM
MD
LG