Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан президенты еллык юлламасы белән чыгыш ясады


Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт шурасы депутатлары һәм халыкка еллык мөрәҗәгате белән чыгыш ясады.

Республиканың икътисади үсешнең акрынаюына ризасызлык белдереп, президент депутатлар һәм эшкуарларны яңа базарлар ачарга чакырды. Татарстанның Русия президенты Владимир Путин алып барган сәясәтне тулысынча яклавын әйтте Миңнеханов.

2014 - Мәдәният елы һәм Казанның ТЮРКСОЙ мәдәни башкаласы дип игълан ителүе, Миңнеханов әйтүенә караганда, Татарстанда бик күп кызыклы һәм республика өчен файдалы очрашулар һәм чаралар уздырырга ярдәм иткән.

2015 ел Русиядә Әдәбият елы дип игълан ителәчәк, Татарстан исә моңа өстәп республикада Парклар елы дип игълан итәргә тели, диде президент. Аның максаты шәһәрләрдәге яшел зоналарны саклау һәм үстерү.

Шулай ук киләсе елның төп чаралары арасында Татарстанның яңа тарихындагы дәүләтчелегенең 25 еллыгын, Икенче дөнья сугышында җиңүнең 70 еллыгын билгеләү һәм Татарстан президенты сайлаулары, диде Миңнеханов.

"Безне алда бик зур эшләр көтә. Куелган максатларга бергәләп ирешик. Бердәмлектә – көчебез!", дип тәмамлады президент үз чыгышын.

Русия кануны нигезендә 2015 елга республикаларда президент атамалары үзгәртелергә тиеш.

Татарстанның элекке чакырылыш депутатлары соңгы сессиягә җыелганда парламент рәисе Фәрид Мөхәммәтшин республика президенты атамасын үзгәртү турында тагын бер кат Мәскәү белән сөйләшергә кирәк дип белдергән иде. Соңыннан Селигерда яшьләр белән очрашканда Русия президенты Владимир Путин Татарстаннан яшь тарихчы Тимур Вишневскийның республикада президентлыкның язмышы турындагы сорауга җавап биреп, Татарстан халкы үз җитәкчесенең исемен үзе хәл итсен, диде.

Башкортстан 2014 елның февралендә "президент" атамасыннан баш тартканнан соң Татарстан президентлы бердәнбер республика булып калды.

XS
SM
MD
LG