Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нарышкин депутатларга дипломатик паспортларын тапшырырга кушкан


.
.

Русия Дәүләт думасы рәисе Сергей Нарышкин октябрь азагына кадәр депутатларга дипломатик паспортларын тапшырырга кушкан. Бу хакта РБК хәбәр итә.

Канун нигезендә, документлар чит илгә булган эш сәфәрләреннән соң тапшырылырга тиеш, әмма чынлыкта депутатлар аны үзләрендә саклый һәм шәхси максатларда куллана. Көнбатыш илләр белән мөнәсәбәтләр начарайгач һәм халыкара авыр хәлдә бу төрле көтелмәгән очракларга китерергә мөмкин, ди Нарышкин фракция җитәкчеләренә җиткергән хатта.

Документка шулай ук тапшырылган дипломатик паспортларның сан беркетмәсе китерелә һәм аннан күренгәнчә, депутатларның яртысыннан күбрәге әлеге паспортларны тапшырмаган. Аеруча да ЛДПР һәм “Гадел Русия” депутатлары паспортларны тапшырмаган.

“Гадел Русия”дән чыгарылган депутат Дмитрий Гудков моны “мыскыллы” таләп дип саный һәм бу хәлнең тәртипкә бернинди дә катнашы юк, бу “чикләргә тырышу тренды” һәм депутатларның, аеруча да опозициядәгеләрнең сәфәрләрен тикшереп барырга омтылу дип белдерә.

XS
SM
MD
LG