Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лавров: Киев һәм сепаратистлар Украина көнчышында чикләр сызыгы урынын килештерәчәк


Украина көнчыгышында сепаратистлар һәм Украина армиясе арасында чикләр сызыгы якын көннәрдә расланачак. Бу хакта Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров белдерде.

Әлеге хәлдән соң, ике тарафка да авыр коралны чигендерү мөмкин булачак, Русия министры “Известия”гә әйткәнчә, бу хәлне тынычландыру һәм көтелмәгән хәлләр килеп чыгуга чик куюда төп фактор булып торачак.

Солых килешүеннән соң, украин хәрбиләре һәм сепаратистлар даими рәвештә аны бозу турында бер-берсен гаепли.

XS
SM
MD
LG