Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Газпром" Украинага газны ике тәүлек дигәндә җибәрергә әзер


"Газпром" башлыгы Алексей Миллер акча күчерелгән очракта Украинага газны 48 сәгать дигәндә җибәрергә әзерлеген әйтте. Бу хакта Новости агентлыгы хәбәр итә.

Ноябрьдә газны җибәрү өчен Киев 760 миллион доллар түләргә тиеш. Шундый ук күләмдә акчаны Киев декабрьдә дә бирергә зарур. «Газпром» башлыгы кредитка газ бирмәячәкләрен әйтте.

Алдагы көнне Европа берлеге арадашчылыгында Русия һәм Украина Киевка Русия газын 2015 елның мартына кадәр җибәрү турында килеште.

Килешү нигезендә, ноябрьдән киләсе елның мартына кадәр Русия Украинага бер мең кубометр газга 100 доллар ташлама белән бирәчәк. Шулай итеп киләсе биш айда ул бер мең кубометрга 385 доллардан артмаячак. Әгәр Украина ноябрь-декабрь айларында килешенгәнчә акчаны түләсә, ул газны бер мең кубометрын 378 долларга ала алачак.

Әлеге килешү нигезендә, Украина ел азагына кадәр элек алган газ өчен өч миллиард доллар түләргә тиеш.

Русия, Украина, Франция, Германия җитәкчеләре Русия газын Украинага җибәрү турындагы сөйләшүләрнең төгәлләнүен уңай кабул итте.

XS
SM
MD
LG