Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Башнефть" дәүләткә кайтарылачак


Мәскәүнең арбитраж мәхкәмәсе "Башнефть" ширкәтенең 80% акцияләрен дәүләткә кайтару турында карар кабул итте. Хиссәләргә ия булган "Система" финанс корпорациясе нефть бизнесын кире кайтарырга тиеш булачак. Корпорация моның белән килешмичә апелляциягә бирергә җыена.

"Система" нефть ширкәте акцияләрен 2009 елда сатып алган булган. Баш прокуратура ул чактагы алыш-бирешнең "дәүләт милкен хосусыйлаштыру кагыйдәләрне бозып" оештырылган булуын белдерде.

Белгечләр "Башнефть" хиссәләренең "Система" корпорациясеннән кире алыначагы шик тудырмый, дигән иде.

XS
SM
MD
LG