Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кремльнең яңа медиа коралы Көнбатышны куркытырга кереште


"Россия Сегодня" башлыгы Дмитрий Кисилев "Спутник" агентлыгын тәкъдим итә. 10 ноябрь, 2014
"Россия Сегодня" башлыгы Дмитрий Кисилев "Спутник" агентлыгын тәкъдим итә. 10 ноябрь, 2014

Кремльнең "Көнбатыш пропагандасына каршы торачак" яңа медиакоралы "Спутник" Көнбатышны куркыта башлады. Көнбатыш нәрсәләрдән куркырга тиеш соң?

Русиянең "Спутник" исемле күптән түгел эшли башлаган хәбәр агентлыгы "дөнья вакыйгаларына альтернатив караш белән үзенчәлекле" булуын белдерә.

Төрле илләрдә дистәләрчә бүлекчәләре булган, төрле телләрдә тапшырулар алып баручы бу зур мультимедиаль ресурс sputniknews.com сәхифәсе ачылу белән үк 60 меңнән артык язма тәкъдим итте. "Россия Сегодня"ның проекты булган "Спутник" 2015 елда 34 илгә 30 телдә көненә 800 сәгатьтән артыr радиотапшырулар бирәчәген белдерә.

"Россия Сегодня" башлыгы Дмитрий Кисилев әйтүенчә, "Спутник"ның бурычы Көнбатыш пропагандасына каршы тору булачак.

"Спутник"ның беренче эшләренә күз салганда анда ялганның бик булмавы, әмма язмаларның бик сайланма рәвештә әзерләнүе күренә. Һәм "Спутник" Көнбатыш укучысының бер өлешен һичшиксез үзенә җәлеп итәргә охшый.

Нигә Кремльнең бу яңа хәбәр агентлыгы Көнбатыш куркып торырга тиеш дип уйлый соң? Менә биш сәбәп.

Британ сәясәтчеләренә карата кискен нәфрәт

Көнбатышмы, Көнчыгышмы, без барыбыз да сәясәтчеләр хөкемендә, дип белдерә Спутник. Ни генә булмасын, алар ишарәләр белән инандыру сәнгатенә бик яхшы өйрәтелгән осталар, диелә. Алина Малиновская үзенең фотолы аңлатмалар белән эшләнгән язмасында дөнья җитәкчеләренең мимикасын һәм кул ишарәләрен укырга өйрәтә. Русия президенты Владимир Путин ирен читләре өскә күтәрелгән "бәхет" күрсәтүче һәм куллары билгеле бер позада булып "тыңлаучы" җитәкче буларак сурәтләнә. Ә британ премьер министрлары Тони Блэр һәм Дэвид Кэмерон иреннәре кысылган, башлары арткарак ташланган "нәфрәт" күрсәтүче, беркайчан да төзәлмәс сноблар итеп күрсәтелә.

Иркә балалар һәм вегетариан президент

"Әле бер-ике буын элек кенә һамбургердан баш тарткан очракта сезгә әти-әниегездән эләгер иде, тиешле нотык укыр иделәр. Бүгенге балалар үзенчәлекле булырга тели һәм башкалар да аларның диетасын ныграк хөрмәт итә", дип яза "Спутник" хәбәрчесе Никита Алентьев. Нәтиҗәсе? 2020 елга Кушма Штатларда президент вегетариан булачак.

Әл-Багдади белән вакытыгызны әрәм генә итәсез

АКШ саклану министрлыгы рәсмиләре Гыйракның көнбатышында 8 ноябрьдәге һава һөҗүмендә террорчы Гыйрак һәм Леванта ислам дәүләте (ГЛИД) төркеме җитәкчесе Әбүбәкер әл-Багдадиның үтерелгән яки яраланган булуын раслый алмады. "Спутник" белдерүенчә, әл-Багдадига берәр нәрсә булганмы, юкмы – моның бер әһәмияте дә юк. "Бер кешенең харизмасы һәм популярлыгы тирәсендә тупланган әл-Каидәдән аермалы буларак ГЛИД төрле террорчы төркемнәрне берләштерә", дип яза Эндрю Корыбко. Аның язуынча, Усама бин Ладен да АКШ аны тапканда, инде андый ук әһәмиятле кеше булмаган икән.

Планетаны латинамерикан мөселманнар биләп ала

Шовинизм көчәя барган Русиянең үзендә славяннар кими бару сәбәпле Русия үзендә дә, читтә дә демография мәсьәләләренә бик зур әһәмият бирә. "Ватиканнан пәрәнҗәгә" дип исемләнгән язмасында "Спутник" демографик күрсәткечләргә таянып АКШны бу илдә мөселманнар һәм латинамериканнар арта баруы һәм аларның кушылуы турында кисәтә. Латинамериканнар арасында дин алыштыру арта бара, ди "Спутник". (Латинамериканнар АКШта мөселман диненә күчкәннәрнең 12 процентын гына тәшкил итә, әмма мөселманлыкка күчкән латинамериканнарның яртысыннан артыгы хатын-кызлар). "Спутник" язуынча, "Бу үзаң аларның ватанына бумеранг кебек тәэсир итә, һәм латинамерикан мөселманнар анда ислам мәдәниятен тарата".

Көньяк Флорида – киләсе Донбасс

Русия төбәкләрнең аерылып чыгуын ярата. Бигрәк тә Русиягә күрше дәүләтләрдән. "Спутник" 2014 елгы башка шундый "кайнар нокталар"ны да кертеп исемлек төзегән. Анда Каталония, Шотландия, Венеция, Кырым... һәм Майами да бар. Майами шәһәр башлыгының урынбасары төньяктагы түрәләрнең климат үзгәрешенә битараф булуына ачу белдереп Көньяк Флорида исемле аерым дәүләт төзергә тәкъдим иткән иде.

XS
SM
MD
LG