Accessibility links

Кайнар хәбәр

20 ел элек Беренче чечен сугышы башланды


1994 елның 11 декабрендә Русиянең ул вакыттагы президенты Борис Ельцин "Чечняда канунилыкны, тәртипне һәм җәмәгать эшчәнлеген тәэмин итү өчен чаралар турында" канун имзалады. Шул ук көнне Русия боралаклары Чечняга бәреп керде. Ике елга якын сугыш дәвам итте. Аны "конституцион тәртип урнашытру" дип атадылар. Сугышта рәсми рәвештә алты меңгә якын Русия хәрбие һәлак булды һәм хәбәрсез югалды дип белдерелде. Чечня ягыннан һәлак булганнар дистәләгән мең. "Мемориал" мәгълүматларына күрә, республикада яшәгән 50 мең тыныч кеше һәлак булган.

Сугыш башланган бу көн хәзер искә алынмый диярлек. Аның кайтавазы әле хәзер дә бетмәгән һәм сәбәпләре дә ахырына кадәр ачыкланмаган. "Левада" тикшеренүләренә күрә, фикер белдергәннәрнең 49%ы Төньяк Кавказда тыныч һәм имин ди, ә 37% анда хәлләр киеренке дип белдерә.

XS
SM
MD
LG