Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ Аксеновның Һиндстанга килүенә Дәһлидән җавап көтә


Дженнифер Псаки
Дженнифер Псаки

АКШ Дәүләт департаменты вәкиле Дженнифер Псаки Русия президенты Владимир Путин җитәкчелегендәге төркемнең Һиндстанга сәфәре вакытында аннексияләнгән Кырым башлыгы Сергей Аксенов та булуга борчылу белдерде. Псаки сүзләренчә, Һиндстан тышкы эшләр министрлыгы Аксеновның бу төркемдә булганлыгы турында белмәүләрен әйткән.

"Без бу мәсьәләдә өстәмә аңлатмалар көтәбез", ди Пскаи. Украина тышкы эшләр министрлыгы мәгълүматларына күрә, Аксенов Русиянең рәсми төркеме белән Һиндстанга барган. Аксенов бу сәфәр вакытында Кырым һәм "Һиндстан-Кырым хезмәттәшлеге" оешмасы белән меморандум да имзалаган. Бу оешмага Һиндстанның эшлекле даирәләре дә керә.

XS
SM
MD
LG