Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фәүзия Бәйрәмованы хөкем итүче мәхкәмәнең яңа утырышы узды


Фәүзия Бәйрәмова
Фәүзия Бәйрәмова

12 декабрьдә Милли мәҗлес оешмасы рәисәсе, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмовага карата Казанда чираттагы мәхкәмә утырышы узды. Анда Бәйрәмовага бер ел шартлы хөкем бирү белән риза булмаган Чаллы прокуратурасының шикаяте каралды.

Казан мәхкәмәсе Чаллыда чыгарылган карарны – бер ел шартлы хөкемне үз көчендә калдырды. Гаепләүче як Фәүзия Бәйрәмованы колония-поселениегә сөрүне таләп иткән иде.

Мәхкәмә утырышында БТИҮ рәисе Фәрит Зәкиев Фәүзия ханымны яклап чыгыш ясады. Адвокат Әнәс Батаев гаепләүчеләр сүзләрен дәлилләп кире какты. Фәүзия Бәйрәмова үзе дә тагын бер тапкыр Украина вакыйгалары, мөселманнарны газаплаулар турындагы язмаларын биредә кабат күтәрде. Мәхкәмә утырышында теләктәшлек күрсәтүче 35ләп кеше катнашты.

XS
SM
MD
LG