Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пакстанда үлем җәзасы кире кайтарылды


Матәм көннәрендә балалар мәрхүмнәрнең рухына дога кыла
Матәм көннәрендә балалар мәрхүмнәрнең рухына дога кыла

Пакстан хөкүмәте үлем җәзасын тыю карарын гамәлдән чыгарды. Бу турыдагы фәрманны бүген премьер-министр Наваз Шәриф имзалады. Әлеге карар кичә Пешаварда мәктәпкә булган террор һөҗүме белән бәйле. Шәриф һөҗүмне "милли фаҗига" дип атады.

"Минем балаларым иде алар. Бу минем өчен, бөтен илебез өчен зур югалту", диде Шәриф журналистлар алдында.

16 декабрь коралланган тугыз кеше Пешавар мәктәбенә басып кереп андагы 500ләп кешене тотык итеп алды. 132 укучы һәм тугыз укытучы һәлак булды. 100дән артык кеше яраланды. Бүгеннән Пакстанда өч көнлек матәм игълан ителгән.

XS
SM
MD
LG