Accessibility links

Кайнар хәбәр

Аяк һәм өс киеме сатучы эре ширкәтләр Русиягә тауар кертми башлады


Рубль бәясе нык төшкәнгә, аяк һәм өс киеме сатучы эре ширкәтләр Русиягә тауар китерүне туктатты. "Ведомости" язуынча, Zara, Oysho һәм Bershka караган Испаниянең Inditex концерны, Русиядәге Calvin Klein, Armani Jeans, Michael Kors һәм TopShop челтәрләренең идарәчесе BNS Group сәүдә мөнәсәбәтләрен туңдырды.

BNS Group генераль директоры Денис Богатырев сүзләренчә, ширкәт 2015 елның беренче атнасы ахырына кадәр тауар кертүне туктата.

Элегрәк Кушма Штатларның General Motors автомобиль концерны, рубль тотрыксыз булганга, Русия дилерларына машина китерүне беркадәргә туктатып торачагын белдергән иде.

Русиягә шәрәб китерүче Simple дә кибетләргә һәм рестораннарга тауар ташуны туктатты. Simple тауар китерә башлау валюта базарындагы вазгыятьтән торачак дип белдерә.

XS
SM
MD
LG