Accessibility links

Кайнар хәбәр

Amnesty International: Пакыстанда үлем җәзасын тормышка ашыру зур борчу тудыра


Amnesty International оешмасы Пакыстан җитәкчелегенең террорчылыкта гаепләнеп хөкем ителгән йөзләрчә кешене үлем җәзасына тарту турындагы планнарын борчу тудыра торган дип атады.

Хокук яклаучылар мөрәҗәгатендә әйтелгәнчә, әлеге адым тыныч халык арасында иминлек булдыру түгел, ә киресенчә илдә болай да югары булган көч куллануны арттырачак кына.

Дүшәмбе көнне Пакыстан эчке эшләр министрлыгы үлем җәзасын гамәлгә кертү киләчәк ике атнада башланачагын әйтте. Барлыгы 500гә якын кеше үлем җәзасына тартылачак дип планлаштырыла.

Премьер-министр Наваз Шәриф күптән түгел Пакыстанда үлем җәзасы тыю карарын гамәлдән чыгарды. Ул моны 16 декабрьдә Пешаварда хәрби мәктәпкә булган һөҗүмнән соң әйтте. Әлеге һөҗүмдә 132 укучы һәм тугыз хезмәткәр һәлак булды.

XS
SM
MD
LG