Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә «Сазлык тоткыннарына» теләктәшлек чарасы узачак


Бүген Мәскәүдә «Сазлык мәйданы» эше нигезендәге тоткыннарга теләктәшлек күрсәтү максатыннан пикет узачак. Чара шәһәр хакимияте тарафыннан рөхсәт ителгән.

Аны «6 май комитеты» сәяси хәрәкәтләр һәм ватандашлар активистлары белән берлектә уздыра. Алар салкыннар булуга карамастан, чарага дистәләрчә кеше килер дип өметләнә.

Facebookта оештыручылар язуынча, акциянең максаты - конституция һәм кеше иреклеге хокуклары бозылу, шулай ук 2012 елның 6 маенда чарада катнашучыларны җинаяти эзәрлекләүгә каршы протест белдерү.

«Сазлык мәйданын» яклаучылар чарасы һәр айның алтысында уза.

Җинаять җәзасына тарганнар 2012 елның 6 маенда Сазлык мәйданында тәртипсезлекләр оештыруда, полиция хезмәткәрләренә көч куллануда гаепләнде. Ул вакытта хакимиятләр белән килешенгән йөреш демонстрантлар һәм полиция арасында бәрелешләр белән төгәлләнгән иде.

XS
SM
MD
LG