Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина көнчыгышында соңгы тәүлектә дүрт украин хәрбие һәлак булган


Украина көнчыгышындагы низагта соңгы тәүлектә ким дигәндә дүрт кеше һәлак булган, тагын сигез кеше яраланган.

Махсус чара штабы вәкиле Андрей Лысенко хәбәр итүенчә, җомгага каршы төндә сепаратистлар украина хәрбиләренә минометлар һәм “Град”лардан 30дан артык тапкыр ут ачкан.

Лысенко сүзләренчә, кирәк булганда җавап итеп алар шулай ук ут ачкан.

Лугански өлкәсендә атышларның атруы турында губернатор Геннадий Москальныйң матбугат үзәге хәбәр итте. Кырым бистәсендә йортларга зыян килгән.

Украина хәрбиләренең штабында атышларның артуын Донбасска 11нче Русия һуманитар кәрваны килү белән бәйлиләр. Киев һуманитар ярдәм дип алдап Мәскәү кораллар китергән дип саный. Русия бу гаепләүләрне кире кага.

XS
SM
MD
LG