Accessibility links

Сан-Францискода Русиядәге эзәрлекләүләргә каршы протест чарасы узачак


Якшәмбе көнне Сан-Францискода Русиядәге эзәрлекләүләр һәм сүз иреген кысуга, шулай ук Мәскәүнең Украинага карата булган сәясәтенә каршы йөреш узачак. Аны Сан-Францискода 60 меңлек урыс һәм украин диаспорасына керүче активистлар оештыра. Бу хакта оештыручы Джулия Хеллер тараткан пресс-релизда әйтелә.

Аның сүзләренчә, алар да Русиянең Кремльгә каршы чыгучыларга карата алып барган мәхкәмәләргә протест йөзеннән, шул исәптән оппозиционер Алексей Навальный һәм украин очучысы Надежда Савченконы яклап башка дөнья илләрендәге чараларга кушылырга ниятли.

Фейсбукта язылганча, акциягә Кремльның бүгенге сәясәте белән риза булмаучылар, урлашуга, ялганга каршы булучылар һәм Русиянең киләчәге өчен кайгыручыларның барысы да килә ала.

XS
SM
MD
LG