Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Чечняда узган митингка теләктәшлек белдерде


Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Грозный шәһәрендә Мөхәммәд пәйгамбәргә карикатуралар ясауга каршы узган митингка теләктәшлек белдерә.

“Сүз иреге кешенең, нинди генә конфессия вәкиле булса да, рухи кыйммәтләрен һәм әхлакый идеалларын мыскыл итәргә тиеш түгел. Югыйсә җимергеч социаль киеренкелек туарга мөмкин. Чөнки бу халыкларның бүгенге җәмгыятьтә тынычлыкны саклап, үзара килешеп яшәргә омтылышларына каршы килә.

Теләсә кайсы радикаль һәм экстремистик күренеш дини карашлар белән акланырга тырышкан кебек үк, сүз иреге социаль җавапсызлыкка нигезләнә алмый.

Кешенең вөҗдан иреге, рухи кыйммәтләре – берәүгә дә бозарга рөхсәт ителмәгән төп хокуклар чагылышы”, диелә нәзарәттә.

Татарстан мөселманнар Диния нәзарәте үзе Мөхәммәт пәйгамбәргә карикатуралар ясауга каршы ниндидер чаралар уздырырга җыенмый.

“Халыктан мондый чаралар уздыруны сорап бернинди мөрәҗәгатьләр булганы юк”, диде Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат үзәге җитәкчесе Әхмәт Халиков “РБК”ка.

Бүген Грозныйда Франциянең Charlie Hebdo журналына каршы Чечня хакимияте оештырган митингка йөзләрчә мең кеше җыелды.

XS
SM
MD
LG