Татарстан милли музеенда 14 февраль Фатыйх Кәрим, Габдулла Алиш, Һади Такташ һәм Хәсән Туфанның мәхәббәт турындагы шигырьләре укылачак. "Мәхәббәт һәм башкалар" исемле чара вакытында гашыйклар бер-берсенә мәхәббәт хаты язып бәйгедә катнаша алачак, дип хәбәр итә музейның матбугат хезмәте.
Фотосалонда XIX гасыр киемнәрен киеп рәсемгә төшеп булачак. Күргәзмәнең "татар йорты дигән" бүлегендә чәй белән сыйлаячаклар. Музей "ЗАГС"ында парлар шаяртып никахларын терки алачак.