Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Тәбриз мәдәнияте көннәре уза


Казанда Тәбриз көннәре башланды
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:02:30 0:00

Казанда Тәбриз көннәре башланды

Казанда Иран ислам республикасының Көнчыгыш Азәрбайҗан төбәге башкаласы Тәбриз мәдәнияте көннәре башланды. Чараның ачылыш тантанасы Салих Сәйдәшев исемендәге концертлар залында үтте.

Тәбриз мәдәният көннәре өч якның - Иран ислам республикасы, Татарстан республикасы һәм Русия гимннарын яңгырату белән ачылды. Сәйдәш концертлар залын тутырган халык һәр өч гимнны да аякүрә басып тыңлады. Аннан бер сәгатькә якын ачылышның рәсми чыгышлары яңгырады.

Тәбриз шәһәре башлыгы Садег Наҗафи үз чыгышын тугандаш Казанга килүләренә шат булуларын белдереп башлады.

"Безнең ике арада борынгылардан килгән сәүдә элемтәләре хәзер дә бик нык. Тәбриз халкы Казанны, Татарстанны якыннан белә. Ике тугандаш шәһәр арасында сәүдә элемтәләре белән беррәттән мәдәни элемтәләр дә көннән-көн ныгый бара. Майда Тәбриздә Казан мәдәнияте көннәренең узачагына ышанып калам", дип белдерде ул.

Озын-озакка сузылган ике якның чыгышларыннан соң концерт тамашалары башлангач, залдагы халык җиңел сулап куйды. Башта "Коталь" театраль төркеме, аннан "Мугам" музыка төркеме фарсы һәм төрки моңнарны яңгыратты.

3 февральдә "Хәзинә" милли сәнгать галереясында Иранның Көнчыгыш Азәрбайҗан төбәгенең халык сәнгате һөнәрләре һәм төбәкнең туристлык мөмкинлекләрен күрсәткән күргәзмә эшләде.

Тәбриз мәдәнияте көннәре 4 февральдә иранлы сәнгать осталарының концерты белән ябылачак.

Тәбриз шәһәре мәдәнияте атналыгының нәкъ менә Казанда узуы очраклы түгел. 2009 елда Казан һәм Тәбриз мэрлары ике шәһәр арасында туганнарча мөнәсәбәтләр урнаштыру турында меморандум имзалаган иде.

XS
SM
MD
LG