Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркиянең Русия туристлары өчен кризиска каршы планы бар


Истанбулның Мисыр базарында
Истанбулның Мисыр базарында

Русия туристларының санын киметмәс өчен Төркия туризм министрлыгы һәр очкыч чыгымнарының 6 мең долларын үз өстенә ала.

Төркиянең туризм өлкәсе вәкилләре бу көннәрдә Мәскәүгә сәфәр вакытында Русия туристларына ташламалар вәгъдә итте.

"Без ике күрше ил. Туризм ике арада аңлашуның иң мөһим чараларның берсе булып тора. Төркия белән Русия арасындагы мөнәсәбәтләр һәр өлкәдә нык", диде матбугат очрашуында Мәдәният һәм Туризм министрлыгының мәгълүмат вәкиле Ирфан Өнал.

Русиядән туристларны китерү кимемәсен өчен махсус планның детальләре бу очрашуда әйтелмәде, әмма Төркия ягының Русиядән килгән һәр очкыч чыгымнарының алты мең долларлык өлешен үз өстенә алачагы мәгълүм. Төркиядәге отель хуҗалары федерациясе вәкиле Гөлчин Гүләр сүзләренә караганда, күп кунакханә Русия туризм ширкәтләренә ташламалар бирүне үзләре тәкъдим иткән. Алар моның белән беренче чиратта үзләренә зыянга эшләячәк диде Гүләр.

"Русиянең кайбер туризм ширкәтләре 2014 елдан калган түләүләрне түләп бетермәгән. Шуңа күрә биредә сораулар күп әле. Төркия ягы кулыннан килгәнне эшләячәк, әмма Русия ягы да тырышырга тиеш", диде Мәскәүдә вакытта Төркиядәге отель хуҗалары федерациясе вәкиле.

Русия туристлары Мисыр һәм Төркияне сайлый

2015 елга Русия туристларының кайда ял итәргә җыенулары турында беренче планнар игълан ителде. Икътисади кризис, эш урыннарының кыскартылуына карамастан чит илдә ял итүне хуп күргән кешеләр барыбер булачак ди туризм хезмәте. Русия туроператорлары берләшмәсенең башкарма директоры Майя Ломидзе сүзләренә караганда, ялга АКШ һәм Европага баручылар нык кимегән. Шулай ук Таиланд, Греция һәм Испаниягә юлламалар алучылар азайган. Аның каравы узган ел Төркиягә баручылар 30%, Мисырга баручылар 10% арткан. Майя Ломидзе әлеге трендның 2015 елда дәвам итәчәген фаразлый.

XS
SM
MD
LG